Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар хокук яклаучысы Сервер Мустафаевка колониядә медицина ярдәме күрсәтелми


Сервер Мустафаев
Сервер Мустафаев

Табиб кушса да Мустафаевка рентген да, уколлар да ясалмаган.

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнеп 14 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар хокук яклаучысы, "Кырым теләктәшлеге" координаторы булган Сервер Мустафаевка колониядә медицина ярдәме күрсәтелми.

ОВД-Инфо язуынча, Тамбовның 1нче санлы тикшерү изоляторында утыручы Мустафаевның биле авырта. Февраль аенда ук төрмә невропатологы иргә рентген узып, нәтиҗәләр белән кабаттан үзе янына килергә кушкан һәм уколлар язган, ләкин Мустафаевка ренгтен да, уколлар да ясамаганнар. Умыртка сөягендәге авыртудан даруларны анарга гаиләсе җибәреп тора.

Кырымтатар хокук яклаучысы инде икенче ел кырыс шартлы баракта тотыла. Мустафаев шулай ук йөрәк авыртуы һәм күз күреме начарлануына да зарлана.

  • Сервер Мустафаев 2018 елның 21 маенда тоткарланды. Ул "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый хәрәкәте координаторларының берсе иде. Әлеге хәрәкәт Кырымда сәяси тоткыннарның адвокатларын, туганнарын берләштерә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG