Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим Азат Мифтаховка чыгарылган хөкем карары үз көчендә калды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина үзенең шикаятендә галимгә ачылган җинаять эшендәге дәлилләр канунсыз дип саный.

Бүген, 5 августта Русиянең Югары мәхкәмәсендә террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә дүрт елга хөкем ителгән математик Азат Мифтаховның кассациясе шикаяте каралды. Мәхкәмә шикаятьне канәгатьләндермәде, хөкем карары үзгәрешсез калды дип хәбәр итә "Медиазона".

Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина үзенең шикаятендә галимгә ачылган җинаять эшендәге дәлилләр канунсыз дип саный. Аның фикеренчә, шаһитларның күрсәтмәләрен алганда процессуаль кагыйдәләр бозылган. Моннан тыш адвокат Мифтахов ул әйткән, сөйләгән сүзләр өчен хөкем ителмәгәнен, барлык эш һәм хөкем чыгару оператив хезмәткәрләр, аның белән бергә утырган тоткыннарның сүзләренә нигезләнгән дип аңлаткан. Бу эш сәяси максатта әвәләнгән, бер генә максат — Мифтаховны иреккә чыгармаска, дип чыгыш ясаган Светлана Сидоркина.

Кассация шикаятен мәхкәмәнең өч хөкемдары караган — Александр Воронов, Олег Дербилов, Александр Замашнюк. Ахыр чиктә алар тарафыннан шикаять кире кагылган, Азат Мифтаховка чыгарылган хөкем карары үз көчендә калган.

Әлеге вакытта Азат Мифтахов Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендәге төрмәдә утыра. Моңа кадәр сәяси тоткын аңа чыгарылган гаепләү аркасында эшкә урнаша алмавын сөйләде. Ул: "Миңа бары тик идән юуу кебек эшләр генә тәкъдим итәләр", — дигән иде адвокатларына. Ул тулы изоляциядә утыра. Колониядә бары тик ФСИН хезмәткәрләрен һәм сирәк кенә тәрәзә аша башка тоткыннарны күрә ала.

Сәламәтлеге турында Азат "зарланмыйм" дигән. Аның сүзләренә караганда, хәзер аңа бары тик хатыны - Елена Горбань гына хатлар яза.

  • 2024 елның март аенда Екатеринбур мәхкәмәсе Азат Мифтаховны терроризмны аклау маддәсе нигезендә гаепле дип тапты һәм 4 ел колониягә хөкем итте.
  • Аны 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Гаиләсе белән күрешергә мөмкинлек бирелмәде, алар бары тик якынча 5 минут күреште. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган". Аны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алдылар.
  • Тоткынның хатыны Елена Горбань Азат Мифтаховка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен әйтте.
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG