Кичә "Үз телем" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Казан Мэриясенең татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган бәйгегә 60ка якын гариза килгән. Алар арасыннан финалга чыккан 15 проектның идея авторлары кичә жюри әгъзалары каршында чыгыш ясады.
Казан мэриясе хәбәр итүенчә, финалислар арасында узган ел проектларын тәкъдим иткән катнашучылар да булган.
"Мин быел ике проект тәкъдим итәм. Берсе аның балалар өчен комикс буягыч, киләчәктә мультфильмга да әйләнер дип өметләнәбез. Узган ел да шушы проект белән катнашып җиңгән идек, быел аның икенче өлешен чыгарырга ярдәм сораячакбыз. Икенче проектыбыз Нурихан Фәттахның "Итил суы ака торур" романы нигезендә ясалган график роман, икенче төрле комикс дип әйтергә була. Узган ел ясаган проектыбыз бик уңышлы булды дип саныйм, хаталар өстендә эшләдек, быел тагын да камилләштереп бетерербез дигән өметтә калабыз", дип китерә мэрия Зөләйха Камалова сүзләрен.
"Мин "Квизмафия" проектын тәкъдим итәм. Бу проектның исемендә үк җисеме, ягъни бөтен дөньяга танылган мафия уены бар һәм көннән-көн популярлык алган квизлар. Шуларны берләштердек тә, бер яктан, кызыклы һәм мавыктыргыч, икенче яктан, Татарстанның тарихын, мәдәниятебезне, сәнгатебезне өйрәнү өчен бер файдалы корал булырлык уен тәкъдим итәбез", дигән Фаил Баязитов.
Шулай ук Казан мэриясенең проектларында даими катнашып килгән яшьләр дә читтә калмаган, шул ук вакытта яңа исемнәр дә бар диелә.
"Юлда барганда да, берәр җирдә булганда да, балалар телефонга гына текәлеп утырмасыннар өчен, куен дәфтәре эшләргә булдым. Үземнең укучыларым өчен моңа охшаш интерактив дәфтәрләр эшләгән идем һәм алар беренче сыйныф укучылары тарафыннан ике ел дәвамында сынау үттеләр, аларга бик ошый", – ди Ләйлә Гарифҗанова. Ул Казан Мэриясендә татар теле курслары да алып бара.
"Хәрәкәттә – бәрәкәт" проектының кураторы Сәйдә Кадыйрова сүзләренчә, "Сәрвиназ" балетының көйләре 1948 нче елда ук язылган булса да, хореоргарфия һаман да куелмаган.
"Узган ел композитор Айдар Ниязов "Үз телем" проектында җиңеп, Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивале гала-концертын тәкъдим итте, ләкин анда да көйләргә биюләр юк иде, шулай итеп шушы проект идеясе барлыкка килде", дигән ул.
Миләүшә Закирова ике проектын тәкъдим иткән.
"Берсе аның үземнең авторлыгым белән аш-суга багышланган китап. Бу эшкә балаларым илһамландырды. Икенчесе шәһәр буйлап тарихи мавыктыргыч сәяхәт форматында мәгърифәти медиа-проект. Бүген әлеге тема бик популяр, таныш булмаган сукмаклардан узу, яки киресенчә таныш урыннар турында яңа, кызыклы фактлар белү... Быел Казаныбызга 1020 ел тулу уңаеннан шушындый проект тәкъдим итәсе килде", дигән Закирова. Аның сүзләрен milli.kzn.ru китерә.
"Мин "Туганнар" проектын алып барам, ул шәҗәрәнең схемалары һәм мәгънәләре турында, һәм шушы проект кысаларында ике ел элек балалар өчен әсбап, эш дәфтәре уйлап чыгарган идем. Хәзер аны басма итеп чыгарырга ниятлибез", ди Диләрә Гафиятуллина.
Нәтиҗәдә 11 проект иң яхшылары дип табылган, һәм аларның авторларына идеяләрен тормышка ашыру өчен грантлар бүленеп биреләчәк.
Җиңүчеләр:
1. Фаил Баязитов – "Квизмафия" уены
2. Ләйлә Гарифҗанова – балалар өчен "Куен дәфтәре"
3. Диләрә Гафиятуллина – шәҗәрә төзү әсбабы
4. Миләүшә Закирова – "Тәмле китап"
5. Миләүшә Закирова – "Серле Казан" видеолары
6. Сәйдә Кадыйрова – "Сәрвиназ" балеты
7. Зөләйха Камалова – "Барсиклар гаиләсе" комиксы
8. Зөләйха Камалова – "Итил суы ака торур" график романы
9. Баязит Хәсәнов – татарча филворд уены кушымтасы
10. Ләйсән Шәрәпова – "Островский урамындагы йорт" китабы
11. Алсу Хафиз – "Тулай торак" документаль фильмы
Җиңүчеләрне билгеләүчеләр арасында Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов, Тататарстан Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Алсу Биктова, телерадио алып баручы Айваз Садыйров һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум