Русиядә туган телләрне укыту мәсьәләсендә милли республикалар янә җиңелде. 1 сентябрьдән аларның саны кими. Бу санитар нормалар белән аңлатылар. Шулай да дәрестән тыш бу предметны укыту мөмкинлеге булачак дип, салпы якка салам кыстырып куйдылар.
Дәрестән тыш уку мөмкинлеге калды
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә беренче сыйныф укучылары өчен "ана теле" һәм "ана телендә әдәбият" дәресләре атнасына ике сәгать урынына бер сәгать кенә укытылачак. Бу РФ мәгариф министры Сергей Кравцов боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Министрлык моны санитар кагыйдәләргә туры килү таләбе белән аңлатты: Роспотребнадзор күрсәтмәләренә ярашлы, беренче сыйныф укучыларына атнасына 20 сәгатьтән артмаган дәрес йөкләмәсе рөхсәт ителә. 21 сәгатьлек планны бер генә очракта калдырып була - әгәр өстәмә дәрес физкультура булса.
Шулай итеп, ана телендә укыту алып барган мәктәпләрдә ана теле сәгате кими, ә урыс телендә укыткан мәктәпләр элеккечә 21 сәгатьлек йөкләмәне саклап кала.
Кравцов сүзләренчә, "ана телләре — мәдәни мирасның мөһим бер өлеше", һәм аларны өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш. Шуңа күрә министрлык югалган ана теле сәгатен мәктәпләргә дәрестән тыш шөгыль форматында калдыруны тәкъдим итә. Янәсе, бу тел мохите тудырырга ярдәм итәчәк.
Шунысы бар, дәрестән соңгы эшчәнлек укыту планының мәҗбүри өлешендә булса да, ата-аналар һәм балалар нинди түгәрәк, нинди дәрес сайлауны үзләре хәл итә. Ягъни, алар математика, чит тел белән бәйле эшчәнлек яки берәр иҗади, спорт, сәнгать түгәрәге сайлый ала.
"Телне өстәмә вакытта гына укытуның нәтиҗәсе юк"
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Камал театры җитәкчесе Илгиз Зәйниев бу карарны тәнкыйтьләп чыкты:
"Ана телен дәрестән тыш укыту нәтиҗәле булмаячак. Балаларга йөкләнеш болай да зур. Иҗади факультативларны сайлап алмый калу куркынычы бар", — дидеул "БИЗНЕС Online"га.
Зәйниев фикеренчә, чит телләргә караганда ана теленә сәгатьләр азрак бирелү аңлашылмый:
"Без кем өчен, нинди җәмгыять үстерәбез?" — дип сорый ул.
"Саха Конгрессы" рәисе Иван Шамаев та карарга каршы: ул ана телен бары тик өстәмә вакытта гына укытуны "телләрне саклау сәясәтенә каршы килә" дип саный. Аныңча, бу ана телләрен яклаучыларның да, Мәгариф министрлыгының да җиңелүе.
Шамаев әйтүенчә, дәрестән тыш вакытта тел өйрәнү күп мәктәпләрдә тормышка ашырылмаячак:
"Өстәвенә, ул дәресләр өчен укытучыларга кимрәк түләнә. Димәк, бу мәсьәләне дә ачыкларга кирәк булачак".
Ана телләрен өйрәнүдә һәр ел саен кыскарту күзәтелә, ди ул. 1970–80нче еллардагы кебек, атнасына 5–6 сәгать ана теле дәресләре булырга тиеш дигән фикердә тора.
"Туган телне уку бала сәламәтлегенә зыян килә икән"
Журналист Рәмис Латыйпов әлеге фәрман тигезсезлек китереп чыгара ала дип саный.
"Туган телләрне балаларга укыту санитар нормаларга туры килми булып чыккан икән бит. Туган телне укыса бала, сәламәтлегенә зыян килә дип аңларгадыр инде моны? Бераз тавыш чыккач, рөхсәт иткәннәр - дәрестән соң (факультатив дип аңларгадыр?) форматта уза икән, сәламәтлеккә зыян китерми булып чыккан. Кем туган телен укырга тели - башкалар кайтып киткәндә, мәктәптә калырга тиеш булып чыга", ди ул.
Әдәбият белгече, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова бу реформалар аркасында балалар үзләренең телен дә, тарихын да белми үсә, ди:
"Кайсы ил туган теле белән көрәшә?! Балалар ни туган телен, ни тарихын белми үсә. Кем булып аларны дәүләт үстерә? Програм үзгәрде, шундый таләп дип кече малайга ике чит телне көчләп укыттылар. Нәтиҗәдә бер телне дә камил белми, чөнки уку әсбапларын да бозып бетерделәр. Телнең логикасын тоймыйча урыс телен укыталар. Ни дәүләт, ни туган телен, ни чит телен җиренә җиткереп укыту юк! Катастрофа. Без Ил булып яшибез, яки колониядә... Хуҗалар кем дип сорасы калды".
Гади халык арасында социаль челтәрләрдә бу темага фикерләр төрле. Хуплаучылар да бихисап, туган телләр урынына "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү", "Гаилә белеме" кебек предметларны бетерсеннәр иде дигән сүзләр дә язалар.
- Соңгы елда Русиядә милли телләргә басым янә көчәйде. Июльдә Русия президенты Владимир Путин дәүләт тел сәясәтенең нигезләрен раслау турында фәрман имзалады. Әлеге документ урыс телен, Русия республикаларының дәүләт телләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук урыс телен дөньяда алга этәрү максатын күздә тота. Документта иң зур урын урыс теленә бирелгән. Анда әйтелгәнчә, "Русия Федерациясенең уникаль этномәдәни күптөрлелегенә карамастан, гомумрусия үзбилгеләнүендә иң зур рольне урыс теле уйный".
- 2024 елның 5 ноябрендә Владимир Путин катнашында Урыс телен һәм Русия халыклары телләрен саклау шурасы утырышы узды. Анда урыс телен яклау дәүләт сәясәтенең нигезләре әзерләнәчәк диелде. Утырышта "урыс теле" һәм "туган тел" предметы арасында каршылыклар бар дип тә белдерелде.
- 30 декабрьдә Путин Русия хөкүмәтенә, Дәүләт думасына һәм башка хакимият оешмаларына тел сәясәте өлкәсендә күрсәтмәләр бирде. Анда төп сүз урыс теленең өстенлеге турында бара: урыс телен саклау һәм үстерү, тел белгечләренә финанс ярдәм күрсәтү, баскынлыктагы Украина җирләрен урыслаштыру, чит илдә урыс телен саклау һәм Русиядә мигрантларга урыс телен өйрәтү һәм башкалар.
- Юридик фәннәр кандидаты, публицист Харун Сидоровсүзләренчә, бу "Русиядә асылда бер милләт һәм бер тел булырга тиеш", дигән милли сәясәт корылуы турында сөйли.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум